Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә сәяхәт иткән өчен акчаны ничек кайтарып була?

Тур бәясенең 20 процентын кайтарып булачак.

news_top_970_100
Россиядә сәяхәт иткән өчен акчаны ничек кайтарып була?
pixabay.com/ru

Туристик кэшбэк программасының икенче этабы 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итте туризм буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.

Акчаны өлешчә кире кайтару мөмкинлеге булган турларны сату ай ярымнан да ким булмаган вакытка сузылачак. «Элеккеге кебек үк, туроператорлардан алынган әзер пакет турларыннан да, мөстәкыйль сәяхәт итәргә күнеккән кешеләргә уңайлыклар тудыру өчен дә файдаланырга мөмкин булачак», — дип белдерделәр Ростуризмда.

Акчаны сәфәр 2021 елның 10 гыйнварына кадәр булган очракта кайтарырга була.

Программаның яңа шартлары нигезендә, хәзер туристик кешбэкка ике төннән башланган турлар эләгә. Тур бәясенең 20 процентын кайтарып булачак. Программада катнашу өчен, «Мир» картасы белән түләү мәҗбүри шарт булып кала. Кешбэкны тур алганнан соң биш көн эчендә автомат рәвештә күчерәчәкләр.

Россия буенча турлар сатып алу чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә 15 миллиард сум акча тотылган. Туристлык программасының беренче этабы кысаларында һәм кешбек белән яшәүне бер атна дәвамында — 21-28 август көннәрендә сатып алырга мөмкин иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100