Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирүне тәкъдим иттеләр

Россиядә ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирүне тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Россиядә ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирүне тәкъдим иттеләр
РФ Дәүләт думасының оборона буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шерин ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирергә һәм аларны аерым зиратларда җирләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул "Мәскәү" агентлыгына интервьюсында әйтә.

"Без Кытай нәтиҗәле үсештә дип әйтәбез, аларның икътисады икенче урында. Истә тотарга кирәк - Кытайда ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирелә", - диде ул. Шерин үлем җәзасын Россиядә кертәчәкләренә өметләнүен әйтте. Депутат ришвәтчеләрне аерым зиратта җирләргә кирәк ди: "Туганнары каберләренә килгәч, барысы да аларны күрсен".

Шерин фикеренчә, гуманлы ысуллар белән ришвәтчелеккә каршы көрәшү мөмкин түгел. "Әгәр кеше үзен атып үтерергәме, яки асып үтерергәме дигән сайлау алдында калса, ул ришвәтне алыргамы, юкмы икәне хакында уйланыр", - ди депутат.

Россиядә үлем җәзасына тыю 1997 елда, Европа Советына керүгә бәйле рәвештә кертелде. 

2018 елда дөньяның 56 илендә үлем җәзасы булган, дөрес, бу илләрнең кайберләрендә былтыр үлем җәзасы тормышка ашырылмаган. 106 ил үлем җәзасыннан тулысынча баш тартуы хакында белдергән. 

2016 елда дөньяның 60 илендә 22500 кеше үлем җәзасына хөкем ителгәне билгеле. Иң күбе - АКШта (2500 кеше). Ел саен дөньяда 1000-1500 кешене үлем җәзасына дучар итәләр.

Кытайда зур суммада ришвәт алган (3 млн юань - 460 мең доллар) түрәләргә үлем җәзасы каралган. Җәза агулы инъекция кадап тормышка ашырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100