Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә һәр сәгать саен 10 кеше ВИЧ-инфекция йоктыра

ТР СПИД үзәге белгечләре Татарстанда ВИЧка кайда экспресс-тест узарга мөмкин булын әйтте.

news_top_970_100
Россиядә һәр сәгать саен 10 кеше ВИЧ-инфекция йоктыра

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Беренче тапкыр ул 1988 елда билгеләп үтелде. Әлеге дата кешеләргә ВИЧ эпидемиясенең таралуын туктатырга кирәклеге турында искәртеп тора.

Россиядә 146 миллионнан артык кеше гомер кичерә. Шуларның 900 меңнән артыгы ВИЧ-инфекция йөртә. Россиядә һәр сәгать саен 10 кеше әлеге чирне йоктыра. Республикада яшәүчеләр үзләренең ВИЧ-статусын ТР СПИД үзәгендә тикшеренү узып белә ала. Кешенең теләгенә карап, тест аноним рәвештә дә үткәрелә.

- Экспресс-тестлар уйлап табу ВИЧ-диагностиканы сизелерлек җиңеләйтте. Моңа кадәр вирусны вена канын тикшереп кенә ачыклыйлар иде. Аның нәтиҗәләре кан алганнан соң ике-өч ай эчендә билгеле булды. Әгәр иммунодефицит вирусы белән зарарлануга шик туса, экспресс-тест узарга кирәк, - ди ТР СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова.

Бүген экспресс-тестлар бөтен җирдә дә кулланыла. Әйтик, пациентны кичектергесез ярдәм пунктына ашыгыч рәвештә китергән очракта һәм массакүләм төстә кан алган вакытта. ВИЧка тестны бала табу яки гинекология бүлегенә медицина документларыннан башка гына китерелгән хатын-кызларга үткәрәләр. Процедура уздыру өчен бармактан алынган кан яки селәгәй файдаланыла. Анализның нәтиҗәләрен 10-30 минут эчендә үк белергә мөмкин.

- Шунысын да искәртергә кирәк: иммунодефицит вирусы китереп чыгарган инфекциянең инкубация чоры 12 атна тирәсе дәвам итә. Бу вакытта лаборатор тикшеренүләр инфекция барлыгын ачыклый алмый. Әмма мондый кешедән ВИЧ эләктерү куркынычы бик зур, ул үзе дә белмичә чирне башка кешеләргә дә йоктыра, - дип кисәтте Лилия Мөхәммәтҗанова.

Вирус йоктырганнан алып канда антитәнчекләр барлыкка килгәнгә кадәрге вакыт «тәрәзә чоры» дип атала. Организмда ВИЧның булуын төгәл билгеләү өчен табиблар тестны берничә тапкыр – вирус белән зарарлануга шик туган вакыттан алып ике һәм алты айдан соң узарга киңәш итә. Иммунодефицит вирусын тиз арада ачыклау алымының өч өстенлеге бар: ул аноним рәвештә үткәрелә, үтемле һәм нәтиҗәсе бик тиз билгеле була. Экспресс-тестларның дөреслеге 99,9 процент тәшкил итә. Процедура ике этапта үткәрелә: тест уздыру һәм киңәйтелгән лаборатор анализ ясап, нәтиҗәләрне раслау яки кире кагу.

Кайвакыт экспресс-тестның нәтиҗәләре ялган да була. Бу хатын-кыз авырлы булса, ялкынсыну характерындагы авырулардан соң, яман булмаган шеш ачыкланганда һәм аутоиммун авырулар вакытында күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә моннан алда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренең төгәллеген кире кагу яки раслау өчен яңадан анализ тапшырырга кирәк.

Татарстанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә тестны үзләре теркәлгән поликлиникада үтә ала. Аноним рәвештә экспресс-тест узу, белгечтән киңәшләр алу өчен СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә халыкны эш көннәрендә кабул итәләр. Адресы: Казан, Николай Ершов урамы, 65. СПИД үзәгенең филиаллары Әлмәттә (Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1а) һәм Чаллыда да (Вахитов проспекты, 12) бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100