Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә QR-код ясалган татуировка күрсәтеп кафега керү мөмкинлеге барлыкка килде

Мәскәүдә кафе һәм рестораннарга прививкасы булган яки соңгы ярты елда ковид белән авырып терелгән кешеләрне генә кертәләр.

news_top_970_100
Россиядә QR-код ясалган татуировка күрсәтеп кафега керү мөмкинлеге барлыкка килде
https://pixabay.com

Мәскәүдә соңгы алты ай эчендә ковид белән авырып терелгән яки прививка ясаткан кешеләр тәненә шәхси QR-код ясатып куя ала. Аннары шушы кодны күрсәтеп ресторан һәм кафеларга кереп була. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Әлеге хезмәтне азык-төлек китерә торган зур хезмәтләрнең берсе оештырган. Үзеңнең кодыңны ясатуның алты варианты бар — ошаганын сайларга була.

Мондый татуировка тәндә ике атна тора. Аны ясату өчен ашарга китертү хезмәтен сайтта рәсмиләштерергә кирәк. Аннары шәхси кодны менеджерга җибәрәсе.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә кафе һәм рестораннарга прививкасы булган яки соңгы ярты елда ковид белән авырып терелгән кешеләрне генә кертәләр. Моны раслау өчен QR-код кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100