Россиядә ничә мәктәп карантинга ябылган?
Россиянең 27 мәктәбендә коронавирус таралуны булдырмау өчен карантин чаралары саклана.
Россиянең 27 мәктәбендә коронавирус таралуны булдырмау өчен карантин чаралары саклана, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгы. Бу хакта РИА Новости яза.
«Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, барлыгы 27 мәктәптә карантин чаралар саклана», - дип аңлата министрлыкның «Большая перемена РФ» Telegram-каналында бастырылган мәгълүматлардан күренгәнчә.
Бу илдәге мәктәпләрнең гомуми санының 0,07 проценты гына дип әйтелә.
Сигез мәктәп карантинга 1 февральдә китте.