Россиядә ничә мәктәп карантинда?
Россиянең 55 мәктәбендә коронавирус аркасында карантин чаралары саклана
Россиянең 55 мәктәбендә коронавирус аркасында карантин чаралары саклана. Бу 22 октябрьгә булган мәгълүматлардан чыгып әйтелә. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«Барлыгы 27 төбәкнең 55 мәктәбендә COVID-19 таралу сәбәпле карантин чаралары саклана», — диелә ведомствоның Telegram каналында бастырылган хәбәрдә.
Бу барлык мәктәпләрнең 0,14 проценты дигән сүз.