Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә кызамык авыруы тарала

Россиядә кызамык авыруы тарала

news_top_970_100
Россиядә кызамык авыруы тарала
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Ямал-Ненец автоном округында кызамык авыруының таралу очраклары теркәлгән. "Лайф" интернет-басмасы бу йогышлы авыруның ил буенча таралу ихтималын фаразлаган.

Мәскәүдә

Мәскәүдә кызамыкның яңа чыганагы "Тут как дома" хостелында табылган. Хостелда хезмәт мигрантлары яши, алар авыру йоктырган. 25 кешене инде хастаханәгә салганнар. Хостелга административ тәртип бозу турында протокол төзелгән. 

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, чит илдән килгән кешегә кызамыктан прививка ясалмаган булган, ул авырый башлаган һәм башкаларга йоктырган. Чыганактан авыру йоктырган беренче кешене 28 гыйнвар көнне хастаханәгә салганнар.

Хостелда медицина тикшерүе уздырганнан соң хастаханәгә тагын 23 кешене салырга туры килгән. Алар барысы да бер төзелеш мәйданчыгында эшләгәннәр. Хәзерге вакытта авыру йоктырмаган мигрантларга прививка ясыйлар. 

Шул ук вакытта Мәскәүнең бер мәктәбендә кызамык очрагы ачыкланган. 

Ямал-Ненец автоном округында

Ямал-Ненец автоном округына кызамыкны Ижаудан килгән бер эшче китергән. Ул 1 февраль көнне авырый башлаган, шуннан соң аның белән эшләгән 639 кешегә прививка ясаганнар. Авыруның үзен Яңа Уренгой шәһәренә хастаханәгә салганнар.

Очкычта

Кызамыкның тагын бер очрагын Пермь - Мәскәү рейсы буенча очучы самолетта теркәгәннәр. Кама буе регионыннан булган бала 200дән артык кешегә авыру йоктырган булырга мөмкин, дип яза "Лайф". Бу хакта соцчелтәрдә педиатр Екатерина Потерева язган, шул ук мәгълүматны Пермь крае сәламәтлек саклау министры Оксана Мелехова раслаган. Хәзер рейста булган пассажирларга прививка ясала. 

Санкт-Петербург

Роспотребнадзор Санкт-Петербургта кызамык буенча эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуын хәбәр итә. Кызамык чыганагы шәһәрнең Фрунзе районында табылган, хәзер авыру, таралышы буенча, бу район чикләрен үткән инде. Роспотребнадзорның Петербург вәкиле Наталия Башкетова кызамык авыруының таралуы прививка ясатмаучылар аркасында килеп чыгарга мөмкин дип фаразлый. 

Кызамыкка каршы көрәшүнең бердәнбер чарасы - вакцинация, дип кисәтә табиблар. "Бу бик йогышлы авыру, ул котычкыч тизлек белән тарала. Кызамык күптөрле өзлегүләр китереп чыгара", - дип искәртә профессор, медицина фәннәре докторы Оксана Драпкина. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100