Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә коронавируска каршы вакцинаны татар егете ясый

Илназ Иматдинов 24 яшендә кандидатлык яклаган, аның социаль челтәрләрдәге аккаунтында песиләр күп. Әмма хәзер галим кешелекне коткару буенча эш алып бара.

news_top_970_100
Россиядә коронавируска каршы вакцинаны татар егете ясый
Социаль челтәр

Россиянең «Вектор» Вирусология үзәге коронавируска каршы вакцинаны сынарга әзерлеге турында белдерде. Аны үзләрендә сынап карау өчен 60 кеше сайлап алынган. «Вектор»да эшләүче вирусологлар белән интервью мөмкин хәл түгел дияргә була. Бу ябык предприятие, эшләүчеләргә матбугат чаралары белән турыдан-туры аралашырга рөхсәт ителми. Тик шуны да әйтергә кирәк, галимнәрнең мондый аралашуга вакытлары да юк, чөнки вакцинаны бөтен дөнья көтә һәм кадерле мизгелләрне югалту - гомерне югалтуга тиң.

Вакцинаны бер генә кеше түгел, ә галимнәрнең тулы бер төркеме эшләгәне аңлашыла. Шулай да якын арада клиник сынаулар узачак препаратны эшләүче төп кеше дип рәсми рәвештә Илназ Иматдиновны атадылар. Галим вакцинаны үзендә дә сынап караячак, диделәр Роспотребнадзорда. Әлеге каһарман турында «Комсомольская правда» язмасы.

Дөньякүләм мәкерле авыруга каршы вакцина эшләүче галим дистә еллык тәҗрибәле, чал чәчле һәм җыерчыклы кеше булып күз алдына килә. Әмма юк! Бөтен ил күз төбәп торган галимгә нибары 30 яшь! Яшь Илназның «Вектор» хезмәткәре булуын аның дуслары да раслады.

Ул үз эше турында беркайчан да сөйләми диярлек, бу ябык, яшерен оешма. Әмма ул эш белән бик мавыккан кеше. Аның вакцина эшләве турында телевизордан белдек, — дип сөйләде егетнең танышы.

Яшь галим турында тагын нәрсә билгеле соң? Ул Татарстанда туа, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Шунда укыганда фәнгә тартыла. Соңыннан Владимир өлкәсенең Вирусология һәм микробиология тикшеренү үзәгендә эшли башлый. «Конструирование и клонирование искусственных генов, кодирующих иммунодоминантные белки вируса лихорадки долины Рифт» темасы буенча диссертация яклый. Ул вакытта егеткә нибары 24 яшь була. Алдагы эш урыны — Новосибирск янындагы «Вектор» Вирусология һәм биотехнология үзәге, монда ул алты елга якын эшли.

«Вектор»да әлегә галимнең хәтта кыскача биографиясен дә бирмиләр. Әмма социаль челтәрләрдә ул үзе турында әзме-күпме сөйли. Тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга мөнәсәбәте — тискәре, яраткан цитаталарында «Я ни-ког-да не повзрослею» дип язылган. Китаплар һәм яхшы кешеләр илһамландыра аны.

Илназның лентасында кызыклы мемнар һәм тематик язмаларга сылтамалар бар. Һәм… бик күп песиләр. Көлкеле рәсемнәр, комикслар һәм кызыклы фотолар. Менә шундый ул яңа гасыр галиме. Толстовка кигән гап-гади егет иң катлаулы дөньякүләм проблемаларны хәл итәргә алына.

Һәм дөньяда мондый галимнәр бик күп. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавируска каршы 40тан артык «вакцина-кандидат» булуын, бу даруларны дөньядагы 60тан артык фармкомпания һәм оешма эшли дип хәбәр итә. Тик болар әлегә даруларның прототиплары гына һәм боларның барысы да ахыргы сынауга кадәр барып җитмәячәк. Шулай да дөньяда моның буенча җитди генә алга китешләр бар. Коронавируска каршы вакцинаны Кытайда эшлиләр. Бу инде икенче вакцина, аның өчен клиник сынауларның беренче һәм икенче этабы раслану билгеле булды. Ә беренче вакцинага килгәндә исә, 16 марттан бирле клиник сынаулар бара һәм алар бу быелның ахырында төгәлләнәчәк.

Америка Кушма Штатларында да вакцинага клиник сынаулар уздыралар. Доклиник сынау нәтиҗәләре турында мәгълүмат чыгарылды. Анда әйтелгәнчә, бу вакцина тычканнарда яхшы гына нәтиҗә биргән. Новосибирскида июньдә вакцинаны кешеләрдә сыный башлаячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100