Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә коронавирус йоктырган 100 яшьлек әби терелгән

Әбине юбилее көнендә хастаханәдән чыгарганнар.

news_top_970_100
Россиядә коронавирус йоктырган 100 яшьлек әби терелгән
РФ Федераль медицина-биология үзәге

Россиядә Пелагея Пояркова исемле 100 яшьлек әби коронавирус авыруын җиңеп чыккан. 13 майда үзенең 100 яшьлек туган көнендә Пелагея Михайловна Пояркованы хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда РФ Федераль медицина-биология үзәгенең сайтында хәбәр итте.

Пояркова — Россиядә  коронавирустан терелеп хастаханәдән чыгарылган беренче 100 яшьлек пациент.

Әби хастаханәдә планлы дәвалау курсын узганда коронавирус йоктыра. Аның янында палатада ятучы хатын коронавируслы булып чыга. Аны РФ Федераль медицина-биология үзәгенә расланган COVID-19 диагнозы белән китерәләр. Әби комплекслы терапия уза.

«Пелагея Михайловна Мәскәүдә туган. Бөек Ватан сугышында ирен югалткан, кулында күкрәк баласы белән ялгыз калган. Хәзер Пелагея Михайловна кызы һәм кияве белән яши», диелә хәбәрдә.

РФ Федераль медицина-биология үзәге әбине юбилее белән котлый һәм нык сәламәтлек тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100