Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә коронавирус инфекциясе кайчан бетәчәк?

Галимнәр фикеренчә, Россиядә Covid-19 коронавирусын массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак.

news_top_970_100
Россиядә коронавирус инфекциясе кайчан бетәчәк?

Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясен массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак. Бу максатка 2021 елның җәенә ирешергә мөмкин булачак. Ул хакта Россия Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург хәбәр итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без кирәкле күләмдә вакцина җитештерә алган вакытта, илнең барлык халкына һәм бөтен Җир шарының өлешчә халкына вакцина ясалганда бу чирне җиңәчәкбез. Ул вакытта пандемия чигенде дип әйтергә мөмкин булачак», — диде тикшеренүче.

Академик Гинцбург бәяләвенчә, бер елда безнең лабораторияләр 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. «Илебездә авырудан сакланган кешеләр проценты югары булачак, бу протектив популяцион иммунитет барлыкка китерәчәк», — диде ул.

Шул ук вакытта тагын бер сыйфатлы вакцина барлыкка килү Covid-19 инфекциясен җиңүне якынайтачак, диде Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе.

Дөньяда коронавирустан беренче «Гам-КОВИД-Вак» вакцинаны («Спутник V») нәкъ менә Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге эшләгән. Препарат Россиядә августның беренче яртысында теркәлгән. Аны сынау нәтиҗәләре турындагы мәкалә The Lancet халыкара фәнни журналында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100