Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә коронавирус белән авырып терелгәннән соң чирне кабат йоктыру очрагы теркәлде

Бурятиядә яшәүче хатын, коронавирус белән авырып терелгәч, уналты көннән соң тагын шул ук чирнең билгеләрен сизеп алган.

news_top_970_100
Россиядә коронавирус белән авырып терелгәннән соң чирне кабат йоктыру очрагы теркәлде
Салават Камалетдинова

Бурятиядә бер хатын COVID-19 авыруыннан терелгәч, анда кабат коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Бу турыда Республика инфекцияләр хастаханәсенең баш табибы Татьяна Сымбеловага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«21 апрельдә бу хатынны хастаханәдән чыгардык. Аның коронавируска ике тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән иде. 16 көннән соң бу хатында кабат ОРВИ билгеләре барлыкка килә. Аннан кабат анализ алдык. Бу анализ коронавирус инфекциясе булуын күрсәтте. Авыруны кабат хастаханәгә салдык. Ул дәвалану курсын уза. Хәзер без моның кабат инфекция йоктырумы, әллә рецедивмы икәнен ачыклыйбыз», — дип сөйли Сымбелова.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Бурятиядә коронавирусның расланган 865 очрагы теркәлгән, соңгы тәүлектә 41 кеше авыруы ачыкланган.

Россиядә барлыгы 252 245 кешедә инфекция табылган, 2,3 мең кеше үлгән, 53 меңнән артык кеше терелгән.

  • Россиядә һәм дөньяда COVID-19 буенча актуаль белешмәне стопкоронавирус.рф сайтыннан карап була.

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«28 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак), Апас районында (10) һәм Чаллыда (8) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда әлеге авыру барлыгы 2064 кешедә теркәлгән. Шуларның 1006сы (шул исәптән 163 пациент — узган тәүлектә) терелгән.

Коронавирустан котылуның төп чараларының берсе коллектив иммунитет булдыру, ягъни күпчелек кешеләрнең авырып терелүе кирәк дигән фараз бар иде. Бу очрак коронавирус белән авырган кешедә ул чиргә карата иммунитет һәрвакытта да барлыкка килмәвен күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100