news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә кемнәргә мессенджер куллануны тыячаклар?

Россиядә мессенджерларга кулланучының шәхесен ачыклауны йөкләячәкләр.

news_top
Россиядә кемнәргә мессенджер куллануны тыячаклар?

Россиядә мессенджерлар кулланучының телефон номерының дөреслеген тикшерәчәк. Әлеге кагыйдәне Россия Хөкүмәте әзерләгән. Аның нигезендә номеры үзенә теркәлгән кеше генә мессенджерда  языша ала. Бу хакта «Известия» газетасына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Клиент турында белешмә кәрәзле телефон операторы базасына кертеләчәк. Әлеге мәгълүматны компанияләргә мессенджерлар үзләре бирәчәк.

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Александр Жаров сүзләренчә, бу куркынычсыз коммуникация мохитен тудырачак.

«Мессенджерларда аноним аралашу хокук саклау органнарына җинаять эшләрен тикшерүдә кыенлык тудыра», — дигән ул.

Кулланучы мәгълүматы кәрәзле телефон операторыныкы белән туры килмәсә, мессенджер әлеге кешене кушымтадан файдалануны тыярга мәҗбүр булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар