Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә кайсы ризыкларга бәя артачак?

Россиядә кайсы ризыкларга бәя артачак?

news_top_970_100
Россиядә кайсы ризыкларга бәя артачак?
Азлап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) Россия халкын азык-төлеккә бәя арту турында кисәтте, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.

Агымдагы ел азагына ризыклар 3-3,5 процентка кыйммәтләнәчәк. Йомыркага, шикәргә һәм кош итенә бәя сизелерлек артачак. Экспертлар моны сезон факторына бәйле дип аңлата.

Моннан тыш сөт ризыклары да 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу 1 ноябрьдән кертеләчәк электрон ветеринария сертификациясенә бәйле.

“Зур сәүдә челтәрләре элекке бәяләрне саклап калырга һәм бәяләр артуны мөмкин кадәр тоткарларга тырыша. Һәм бу беренче чиратта кирәкле товарларга кагыла”, - дип яза басма. Ассоциациядә әйтүләренчә, азык-төлеккә бәя үсү инфляция дәрәҗәсеннән артып китмәячәк.

Шулай ук АКОРТ беренче җиде айда азык-төлеккә бәянең 1,7 процентка артуын да әйтте.

Июль аенда Росстат оешмасы узган елда кыйммәтләнгән ризыкларны да атаган иде. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2018 елда тарыга һәм кәбестәгә бәя 73,6 һәм 72,8 процентка арткан. Узган елда инфляциянең гомуми күләме – 4,3 процент булган. Шулай итеп, алда әйтелгән ризыкларга бәя еллык инфляциядән 17 тапкырга арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100