Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә кайсы фән укытучыларын күбрәк яраталар? - исемлек

Рунет кулланучылары арасында мәктәп укытучылары турында сораштыру уздырганнар.

news_top_970_100
Россиядә кайсы фән укытучыларын күбрәк яраталар? - исемлек
https://pixabay.com

«Одноклассники» социаль челтәре Россиядә халык ярата торган укытучылар исемлеген төзегән. Бу турыда челтәрнең матбугат хезмәтенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты укып бетергәннән соң элеккеге укытучылары белән элемтәдә тормый. Укытучылары белән аралашучыларының 48 проценты һичьюгы бер тапкыр булса да Укытучылар көненә чәчәк илтеп биргән.

Сораштыруда катнашучыларның яраткан укытучылары исемлеге:

  • рус теле һәм әдәбияты укытучысы (41 процент)
  • математика (33 процент);
  • тарих (32 процент);
  • башлангыч сыйныф укытучысы (25 процент);
  • физкультура (19 процент).

Сораштыруда катнашучыларның яратмаган укытучылары исемлеге:

  • химия укытучысы (32 процент);
  • физика (27 процент);
  • математика (26 процент);
  • чит телләр (24 процент);
  • физкультура (17 процент).

Хатын-кызлар рус теле һәм әдәбияты, ә ир-атлар тарих, физкультура һәм физика укытучыларын күбрәк ярата, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100