news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә кабат җир тетри

Җирле хакимият вәкилләре урыннарга чыгып, җимерелүләр бармы икәнен ачыклый.

news_top
Россиядә кабат җир тетри

29 сентябрьдә Чиләбе өлкәсенең көнбатыш өлешендә 4,5 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Тау заводы зонасы кешеләре, шул исәптән Катав-Ивановск, Трехгорный, Сим, Усть-Катав, Юрүзән һәм Кропачево торак пунктларында, җир тетрәгән.

Чиләбе өлкәсенең Җәмгыять иминлеге министры Евгений Савченко бу мәгълүматны Фейсбук челтәрендәге битендә раслаган. Аның сүзләре буенча, Катав-Ивановск районында 10 км тирәнлектә бер тапкыр 4,5 магнитудалы җир тетрәү булган. Моны 29 сентябрьдә Мәскәү вакыты буенча көндезге унике, Чиләбе вакыты буенча икеләр тирәсендә теркәгәннәр.

Савченко хәзерге вакытта җимерелүләр турында мәгълүмат булмавын әйткән. Җирле хакимият вәкилләре урыннарга тикшерергә чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар