news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә кәрәзле телефоннарны түләүле мәҗбүри теркәү башлана

Телефон хуҗасы турында белешмә операторларның мәгълүмат базасында һәм гомуми дәүләт базасында сакланачак.

news_top
Россиядә кәрәзле телефоннарны түләүле мәҗбүри теркәү башлана

Россиядә 2020 елның февраленнән башлап телефонны махсус базада теркәү мәҗбүри була. Теркәү өчен 100 сум акча түлисе була. Бу турыда «Российская газета»  итә.

Регистрация телефондагы махсус идентификатор IMEI буенча эшләнә. Бу номерны заводта ук куеп чыгаралар.

Теркәү өчен түләү йөз сумнан артмаска тиеш. Теркәү тәртибе Хөкүмәт акты белән билгеләнәчәк.

Телефон хуҗасы турында мәгълүмат операторларның мәгълүмат базасында һәм гомуми дәүләт базасында сакланачак. Бу базаларда теркәлмәгән телефоннар Россия операторларының кәрәзле челтәренә тоташа алмаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай итеп, урланган телефон файдалануны һәм рәсми булмаган телефоннар импортлауны тыярга җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар