news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә исерткеч мәк үстерә башлаячаклар дигән сүз дөресме?

Дәүләт предприятиеләре йоклата торган мәк үстерү хокукын алачак. Хөкүмәт вәкилләре моны Мәскәүгә каршы санкцияләр керткән илләргә бәйле булудан котылу өчен кирәк дип аңлата.

news_top
Россиядә исерткеч мәк үстерә башлаячаклар дигән сүз дөресме?
Хөкүмәт Россия территориясендә медицинада куллану өчен наркотик матдәле мәк үстерү тәртибен билгели торган закон проектын хуплады, дип яза РБК. Бу хакта РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әйткән. 

"Без наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы законга үзгәрешләр кертүне хуплаттырдык. Бу дәүләт предприятиеләренә, илне дарулар белән тәэмин итү максатында, наркотиклы үләннәрне куллану гына түгел, үстерү хокукын да бирүгә кагыла", - дигән Мантуров. 

"Хәзерге вакытта без 100% чималны чит илләрдән сатып алабыз һәм шулардан әзер дарулар җитештерәбез. Без үз предприятиеләребездә чимал да җитештерә башлыйбыз", - дигән министр. Әлеге максат өчен 100 гектар җир кулланылачак.

Наркотик матдәле үләннәр үстерүне, чимал әзерләүне һәм дару җитештерүне РФ эчке эшләр министрлыгы контрольдә тотачак. "Бер генә субстанция дә легаль булмаган әйләнешкә эләгергә тиеш түгел", - дигән министр Владимир Колокольцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар