news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә ипи бәясе күпмегә артты?

Быел ел башында ипи 45,67 сум булган.

news_top
Россиядә ипи бәясе күпмегә артты?

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә арыш һәм бодай оныннан пешерелгән бер килограмм ипинең уртача бәясе 47,51 сумга арткан. Быел гыйнвар аенда ипи уртача 45,67 сум торган. Бу ипи бәясе 4 процентка арткан дигән сүз.  Бу хакта Россия икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясенә сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Бәяләр ел дәвамында айдан-айга уртача 0,4 процентка артып барган.

«Бәяләрнең күтәрелүе инфляциянең еллык уртача темплары кысаларына сыеша һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары, ягулык-майлау материаллары, аренда ставкаларының артуына бәйле», — диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар