news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә икенче миллиардер хатын-кыз исеме билгеле

2004 елда бизнеска кереп киткән инглиз теле укытучысы миллиардер булган.

news_top
Россиядә икенче миллиардер хатын-кыз исеме билгеле

Моңа кадәр Россиядә бердәнбер хатын-кыз миллиардер - Елена Батурина бар иде. Ул Россия эшмәкәре, филантроп һәм меценат буларак билгеле. Быел исә тагын бер хатын-кыз миллиардер барлыкка килде. Ул — Wildberries интернет-кибете хуҗасы Татьяна Бакальчук. Бу турыда Forbes басмасына сылтама белән «Российская газета» язды. 

2019 елның гыйнварында Россия халкының реаль кереме 1,3 процентка кимегән. Ә Wildberries интернет-кибетенең табышы 1,2 миллиард долларга җиткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бер ел элек Бакальчук Россиянең иң бай кешеләре исемлегенә кергән. Аның байлыгы 600 миллион доллар булган. 

Инглиз теле укытучысы Татьяна Бакальчук 2004 елда ире белән бергәләп үз бизнесын оештырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар