news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң симез хатын 150 килога ябыккан

«Үлчәүдә саннар кими башлагач та аңлый алмадым әле», — ди ул.

news_top
Россиядә иң симез хатын 150 килога ябыккан
https://pixabay.com

Россиядә иң симез хатын Наталья Руденко ике ел эчендә 150 килога ябыгуын журналистларга сөйләгән. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Ике ел элек Наталья 280 кг авырлыкта була. Шуннан соң табиб аңа 70 килограммга кадәр ябыгырга дип максат куя.

Хирурглар ярдәме белән Наталья беренче елда бер центнерга ябыга. Аннары тагын 50 килосын киметә.

«Башта мин ябыгуыма ышанмадым да. Үлчәүдә саннар кими башлагач та аңлый алмадым әле», — ди ул.

Шулай да бу тарихта кыенлыклар да була. Ул һафага бирелә, күп итеп ашый башлый, тагын тазара. Руденко килограммнар кими барган саен үз көченә ышанычы арта баруын әйтә. Максатка ирешү өчен аңа әле тагын 50 килога ябыгырга кирәк, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар