news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң күп сатып алынган машина нинди?

Икенче урында — LADA Granta (10268 машина), өченчедә — KIA Rio (7899).

news_top
Россиядә иң күп сатып алынган машина нинди?

«Автостат» оешмасы октябрь аена нәтиҗә ясаган. «АвтоВАЗ"да җитештерелгән L ADA Vesta Россиядә иң күп сатылган машина булып танылган.

Узган айда әлеге модельле 10668 автомобиль сатылган. Икенче урында — LADA Granta (10268 машина), өченчедә — KIA Rio (7899).

«Прагматика» компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Василий Орехов искәрткәнчә, мондый сату темплары сакланган очракта, LADA Vesta беренче тапкыр ел бестселлеры исеменә дәгъва кыла алачак.

Эксперт сүзләренчә, әлеге модель «АвтоВАЗ» өчен сыйфат ягыннан алга ыргылыш булды, өстәвенә, ул үз сегментында башка маркадагы чит ил автомобильләреннән дә калышмый, дип яза "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар