news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң көчле кеше коронавирустан үлгән

Бер көн алдан гына 61 яшьлек Владимир Синеглазовның апасы да коронавирустан вафат булган.

news_top
Россиядә иң көчле кеше коронавирустан үлгән
https://pixabay.com

1 октябрьдә 61 яшьлек Владимир Синеглазов вафат булган. 2009 елда ул Россиянең иң көчле кешесе титулын яулаган. Владимир «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән хастаханәдә ята. Соңгы көннәрен ул реанимациядә комада үткәрә. Спортчы комадан чыкмыйча үлеп китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бер көн алдан гына аның апасы да коронавирустан үлгән.

Владимир Синеглазов 26 тапкыр дөнья рекорды куя, шуның өчен Россиянең иң көчле кешесе титулын ала. 

Европада аны Шпагат короле дип атыйлар. Ул ике урындыкка таянып шпагатка утыра, шул ук вакытта өстенә башка авыр спортчыны утыртып тора. 

Спорт карьерасы 30 ел — егермедән илле яшькә кадәр була. Спорт снарядларын аның өчен махсус ясыйлар. Бу — 90 кило чамасы герләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар