Россиядә иң дефицит һөнәр ияләре эретеп-ябыштыручы һәм слесарь-төзекләндерүче икәнен ачыклаганнар. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының Статистика һәм фән үзәге директоры Павел Смелов сөйләде дип яза rusplt.ru сайты.
Эш эзләү сайтларында эретеп-ябыштыручы резюмесына 16 вакансия туры килә. Эретеп-ябыштыру белгечлегенә 330га якын тәкъдим бар.
Слесарь-төзекләндерүченең бер резюмесына 399 вакансия табарга була, дип белдергән Павел Смелов "Российская газета"га. Шулай ук бухгалтерларга, юристларга һәм экономистларга элеккегечә ихтыяҗ зур.