Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлегендә Казан ничәнче урында?

Zoom Market агентлыгы белгечләре Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлеген төзегән. Илнең 25 шәһәрендә оештырылган сораштырулардан соң, иң агрессив кешеләр Ростов-Дон шәһәрендә яшәве ачыкланган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.
Сораштыруда өч мең чамасы кеше катнашкан. Аларга "үзеңне агрессив дип саныйсыңмы", "агрессияне еш чыгарасыңмы", "әйләнә-тирәдәге кешеләрнең агрессиясенә еш очрыйсыңмы", дигән сораулар биргәннәр.
Җавапларны анализлаганнан соң, рейтингта икенче урында Мәскәү булуы ачыкланган. Өченче урында Чиләбе шәһәре урнашкан. Казан шәһәре бу исемлектә дүртенче урынны алган. Бишлекне Элиста шәһәре йомгаклый.
"Агрессив" рейтингның соңгы урынында Симферополь шәһәре, аннан алда Сочи урнаша.