Россиядә хатын-кызларга нинди профессияләрдә эшләү тыела?
Хатын-кызлар өчен тыелган профессияләр былтырга караганда дүрт тапкырга кимеде.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган профессияләргә үзгәреш кертте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу «хатын-кызлар соравы» буенча һәм бу профессияләрдә эшләү техник яктан җиңеләю сәбәпле эшләнде, диелә.
2019 елда Россия хатын-кызлары өчен тыелган профессияләр саны 456 иде. Быелдан алар 100гә калды. Мәсәлән, «авиационный механик (техник) по планеру и двигателям», «техник по крылу», «инженер, занятыми непосредственно на техническом обслуживании самолетов (вертолетов)» профессияләрендә хатын-кызлар да эшли ала. Шулай ук электропоезд машинисты, тракторчы, парашютист, балыкчы, боцман, шкипер, матрос булып эшләргә дә ярый.
Хәзер хатын-кызлар өчен тыелган профессияләр:
Металлургия һәм тимерчелек белән бәйле профессияләр — тимер, электр белән эретеп ябыштыручы, тимер эретүче, эрегән тимерне тигезләүче, эрегән тимерне агызучы һ.б.
Төзелештәге авыр эшләр: арматура куючы, асфальт-бетон салучы, җир казучы, түбә ябучы, автогрейдерда, бульдозерда эшләүче, таш ватучы, тигезләүче.
Тау токымнары табуда эшләүчеләр: шартлатучылар, токым ватучылар, җир бораулар җиһазларын урнаштыручылар, торф табучылар, канау казучылар.
Домна мичендә эшләүчеләр.
Гражданнар авиациясендәге җаваплы һәм ягулык белән эшли торган профессияләр: авиацион механик, ягулык-майлау материаллары белән эшләүчеләр, багаж төяүчеләр, слесарьлар.
Тимер юлда эшләүчеләр: дрезина, тимер юл йөртүче, кочегар, юлларны ремонтлаучы, йөк поездларында кондуктор, машинист, пар казаннарын төзәтүче.
Су транспорты: сал агызучы, водолаз.
Авыл хуҗалыгында: йөк машинасын йөртүче (2,5 тоннадан артыграк булганда), үләксә ташучы, мал чалучы, тире эшкәртүче.
Авыр йөк күтәрү, агулы матдәләр белән эшләү, биналарны сүтү, кайнар мичкә, җир астына төшү белән бәйле эшләр.