news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә халыктан яңгыр сулары өчен акча җыялар

Бу хезмәт аена 7 сум чамасы тора.

news_top
Россиядә халыктан яңгыр сулары өчен акча җыялар
Пермь өлкәсендәге Кунгур шәһәре кешеләренең коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә "агып төшкән яңгыр сулары" өчен гомуми йорт чыгымнары дигән юл барлыкка килгән. Бу турыда "Искра" газетасы язды.

Идарәче компания түбәләрдән агып, канализациягә төшкән су өчен түләү алыначак дип аңлаткан. Бу хезмәт өчен аена 7 сум тирәсе түлисе булачак.

Кунгурдагы "Водоканал" вәкиле бу түләүнең законлы булуын сөйләгән. Канализациягә төшә торган су йортлар челтәрендә авария китереп чыгара, дип аңлаткан ул.

Әлеге түләү ел дәвамында алыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар