news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә халкы иң күп сүгенгән шәһәрләр арасында Казан ничәнче урында?

Беренче өчлектә – Пермь, Воронеж һәм Иваново. 

news_top
Россиядә халкы иң күп сүгенгән шәһәрләр арасында Казан ничәнче урында?

Россиянең зур шәһәрләре арасында сүгенү сүзләрен иң күп кулланучыларны Перьмдә очратырга мөмкин. Лидерлар өчлегенә Воронеж һәм Иваново шәһәрләре дә кергән. Сораштыру нәтиҗәләрен ZOOM MARKET маркетинг агентлыгы бастырды.

Унлыкка Оренбург, Тамбов, Чиләбе, Кемерово, Брянск, Ростов-на-Дону һәм Липецк шәһәрләре кергән.

Мәскәү белән Санкт-Петербург рейтингта 18 һәм 23 урыннарда урнашкан. Казан утыз шәһәрдән торган исемлекнең иң соңгы урынында. Анда яшәүчеләр иң аз сүгенә.

Социологик тикшеренүләрне интервью алу юлы белән уздырганнар. Анда 18-54 яшьтәге 3 мең кеше катнашкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар