Исемлекнең беренче урынында Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина. Ул инде җиде ел дәвамында рейтингның беренче урынында. Ул Мәскәүдәге иң зур девелопер компанияләренең берсе – “Интеко”га нигез салучы. Басма мәгълүматларына караганда, аның милке 1,2 млрд долларны тәшкил итә. Бу хакта Forbes журналына сылтама белән gazeta.ru яза.
Икенче урында - Татьяна Бакальчук. Ул Россиядәге иң зур интернет-кибет Wildberriesны оештырган. Аның мал-мөлкәте 1 млрд доллар дип бәяләнә.
Өченче урынга Петербург миллиардеры Юрий Ковальчукның хатыны Татьяна Ковальчук ия булган. Аның счетларында якынча 600 млн долар.
Россиянең иң бай биш хатын-кызы исемлегенә шулай ук миллиардер Дмитрий Рыболовлеваның хатыны Елена да кергән. Аның кереме – 600 млн доллар. Шулай ук бу исемлеккә кергән “Прогресс” компаниясе акционеры Ольга Белявцеваның мөлкәте 550 млн доллар дип бәяләнә.
Рейтингтагы хатын-кызларның гомуми милке рекордлы суммага – 9,9 млрд долларга кадәр арткан диелгән хәбәрдә.