news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә фитнеска салым "вычеты" кертергә мөмкиннәр

Россиядә фитнеска салым "вычеты" кертергә мөмкиннәр

news_top
Россиядә фитнеска салым "вычеты" кертергә мөмкиннәр
Россиядә фитнеска салым "вычеты" 2020 елның җәендә барлыкка килергә мөмкин, дип яза "Известия". Бу хакта басмага Дәүләт Думасындагы икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Владимир Гутенев сөйләгән.

Проект Финанслар министрлыгында эшләнгән. Хәзерге вакытта ул хөкүмәткә юлланган. Дәүләт Думасы депутатлары аны декабрьдә караячак.

Салым вычетына, ягъни салымны кайтаруга фитнесның нинди төрләре керәчәге әлегә билгеле түгел. Кайсы оешмалардан кайтарылачагы да билгеләнмәгән. Салым вычеты спорт инвентаре сатып алуга тоткан акчага кагылмый, шулай ук спорт чараларына барган өчен дә вычет булмаячак. 

Исегезгә төшерик, фитнеска салым вычеты бирү инициативасын быел апрельдә Владимир Путин тәкъдим иткән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар