Россиянең Гидрометерология үзәге мөдире Людмила Паршина 28 майда Россиянең Европа өлешендә шактый җылытачак дип сөйләде. Яңгырларга һәм болытлы һава торышына алмашка чын эссе һава киләчәк. Бу хакта “Российская газета” яза дип хәбәр итә 360tv.ru сайты.
“Үзәк өлкәләрдә җәй башлана. Циклоннар Европа территориясенең төньягында булачак һәм төньяктан салкын һава агымы керүне туктатачак. Җылы һава безгә Европаның көнчыгышыннан һәм Урта диңгездән киләчәк. Россиянең үзәк төбәкләрендә антициклон урнашачак”, - диде Паршина.
Атнаның беренче көнендә Мәскәүдә явым-төшемсез һава торышы булачак. Ә сишәмбе көнне бераз яңгыр явачак. 27 майда температура 20-22 градус, 28 майда 22-17 градус булачак. 29 майдан 2 июньгә кадәр кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Һава температурасы 30 градус булачак.
Идел буенда 20-25 градус җылы булачак. Ләкин кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Атна ахырында Идел буеның көньягына эссе һава торышы киләчәк.