Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә электрон машина йөртү таныклыгына кайчан күчерәчәкләр, алар нинди рәвештә булачак?

Россиядә электрон машина йөртү таныклыгына кайчан күчерәчәкләр, алар нинди рәвештә булачак?

news_top_970_100
Россиядә электрон машина йөртү таныклыгына кайчан күчерәчәкләр, алар нинди рәвештә булачак?

Россиядә электрон машина йөртү таныклыгын 2020 елга кертеп бетерүне планлаштыралар. Бу хакта Россиянең ЮХИДИ җитәкчесе Михаил Черниковка сылтама белән REGNUM сайты хәбәр итә.

Электрон документлар ялган правалар белән көрәшергә ярдәм итәчәк, шулай ук берничә шоферның бер үк праваны куллануын булдырмаячак. Машина йөртү таныклыгының электрон версиясен керткәннән соң, шоферлар үзләре белән кәгазь документлар йөртмәсәләр дә була. Шулай ук йөртүчеләр өчен мондый үзгәрешләр бернинди дә йогынты ясамаячак: машина хуҗаларында булган таныклыклар гамәлдә булачак.

Яңа права һәм микрочип белән машинаны теркәү таныклыгы турындагы закон проектын Эчке эшләр министрлыгы 2018 елның августында эшләде. Яңа праваларда “Машина йөртү таныклыгы” дигән язу инглиз һәм француз телләрендә дә язылачак.

Шулай ук таныклыкның алгы ягында, астагы сул почмакта руль билгесе ясалачак. RUS язмасы махсус саклагыч катлам белән язылачак. QR-код таныклыкның арткы ягында, өстән сул якта булачак. Таныклык пластик нигездә ясалачак. Анда микрочип, өстәмә саклау чаралары булачак. Яңа таныклыкны алганда дәүләт пошлинасы 3 мең, СТС алганда 1,5 мең сум булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100