Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә доллар куллануны тыялармы?

Соңгы вакытта матбугат чараларында «дедолларизация» төшенчәсе еш ишетелә башлады. 

news_top_970_100
Россиядә доллар куллануны тыялармы?

Россия Хөкүмәте тышкы сәүдә буенча хисап вакытында милли валютаны киңрәк куллану буенча чаралар күрәчәк. Россия банкларында акчаларын валюталы хисапларда саклаучы гади кертемчеләргә бу чаралар кагылмый. Россиянең беренче вице-премьеры, финанслар министры Антон Силуанов шулай дип әйткән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

«Без чаралар („дедолларизация“ — „Интерфакс“) турында сөйләшкәндә, банклардагы хисаплар турында әйтмибез. Валюталы хисаплары булган гражданнар моңа абсолют тыныч карарга тиеш. Безнең барлык тәкъдимнәр дә тышкы сәүдә контрактларына кагыла», — дип әйткән Силуанов «Россия 1» каналында «Действующие лица с Наилей Аскер-заде» тапшыруы вакытында.

«Долларны, доллар белән хисаплашуны тыярга җыенган кеше юк. Беркем дә долларда тупланган байлыкны көчләп «рубль»гә алмаштыртмаячак. Мондый сәясәт ничек булган, шулай калачак», — дигән Силуанов.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100