Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә билгеле эшмәкәрнең кызы үзенең туган көненнән соң үлгән

19 яшьлек кыз мәетен төнлә өй янында тапканнар.

news_top_970_100
Россиядә билгеле эшмәкәрнең кызы үзенең туган көненнән соң үлгән
Михаил Захаров

Россиядә Технопарклар һәм кластерлар берлегенә нигез салучы билгеле эшмәкәрнең 19 яшьлек кызы үлгән. Кызның мәетен Мәскәүдәге өе янында тапканнар. Алдагы көнне ул туган көнен уздырган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

РУДНда укучы кызның мәетен төнге икеләр тирәсендә тапканнар. Аларның зур гаиләсе янәшәдә генә урнашкан йортта яши.

Тикшерү эшләре башланган.

Эшмәкәр һәм сәясәтче әти кеше үзе төзегән берлекне 2011 елдан бирле җитәкли. Моңа кадәр ул Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе аппараты җитәкчесенең урынбасары булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100