Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә билгеле эшмәкәрне арбалеттан атып үтергәннәр

Ир белән хатын мунчада вакытта аларга берничә ир-ат һөҗүм итә.

news_top_970_100
Россиядә билгеле эшмәкәрне арбалеттан атып үтергәннәр
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәрендә бер ир-атны арбалеттан атыр үтергәннәр. Мәрхүм ир-ат хатыны белән мунчада вакытта җинаятьчеләр килеп керә һәм акча таләп итә башлыйлар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 2 ноябрьгә каршы төндә өйдән аерым бинада урнашкан мунчага битлекләр кигән берничә кеше килеп керә. Алар хуҗаларны бәйләп куя һәм өйдә сакланган акчаларны бирүне таләп итә. Хатын баудан ычкынып, качу җаен таба. Ул шунда ук хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Урынга полиция хезмәткәрләре килгәндә хатынның ире үлгән була.

Җинаять урынында арбалет табыла. Ир-атны шуннан атып үтергәннәр. Җинаятьчеләр автомобильгә утырып кача. Бу машина Истра шәһәр округындагы бер авылда табыла. Тикшерү эшләре бара, җинаять эше ачылды, диелә хәбәрдә.

Мәскәү өлкәсендә арбалеттан атып үтерелгән ир-ат Россиядә билгеле эшмәкәр Владимир Маругов була. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Маруговны элеккеге хезмәткәре атып үтергән дигән версия дә бар. Владимир Маругов — олигарх-миллионер, „Мясная империя“ һәм „Озерецкие колбасы“ хуҗасы. 2019 елда Маруговның улы Александр Мәскәү уртасында мотоциклда авариягә очрап һәлак булган», диелә бу хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны РИА Новости агентлыгының чыганагы да раслаган. «Үтерелгән кеше — эшмәкәр Владимир Маругов. Матбугат чаралары аны „ит патшасы“ дип атый, ул берничә колбаса заводы хуҗасы буларак билгеле», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100