Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә беренче: Татарстан табиблары ана карынындагы яралгы йөрәгенә операция ясаган

Мондый уңышлы операция Россиядә беренче тапкыр эшләнгән.

news_top_970_100
Россиядә беренче: Татарстан табиблары ана карынындагы яралгы йөрәгенә операция ясаган
https://minzdrav.tatarstan.ru

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә ана карынындагы балага операция ясаганнар. Бу — Россиядә беренче тапкыр эшләнгән уңышлы очрак. Табиблар яралгының йөрәгенә операция ясаган һәм бер җөй дә калмаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яралгы баланың йөрәгенең клапаны үсмәгән, шуңа күрә ул туганчы ук үләргә мөмкин булган. Йөклелекнең 32нче атнасында балага операция ясарга карар кылалар.

Эндовоскуляр хирурглар һәм УЗИ-табиблар махсус баллон ярдәмендә ана карынында ятучы баланың үпкә артериясен киңәйтә. Операция 15 минут дәвам итә. Ул уңышлы уза. Сабыйның йөрәгенең сул як карынчыгы эшләп китә. Туганнан соң бу балага тагын бер тапкыр операция ясыйлар. Анысы Балалар клиник хастаханәсендә була.

Кардиохирургия бүлеге табиблары нарасыйның үпкә артериясенең клапанын алып, аортага куялар. Ә үпкә артериясенә биологик имплантат урнаштыралар.

Аорта урынына күчереп куелган үз клапаны бала белән бергә үсәчәк, ә биологик клапанны алмаштырып торырга туры килә. 18 яше тулганчы бу балага ике-өч тапкыр клапан алмаштырачаклар.

Шушы операцияләрдән соң бала үзен яхшы хис итә, алар әнисе белән ике ай чамасы хастаханәдә була. Ана белән баланы шушы көннәрдә өйгә җибәрәләр, диелә бу хәбәрдә.

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенең УЗИ бүлеге җитәкчесе Лилиана Терегулова әлеге вакыйга турында «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.

«Бу — Россиядә беренче операция. Бу тәҗрибә дә, тренировка да, эксперимент та түгел. Мондый операцияләрне Көнбатышта 2002 елдан бирле ясыйлар. Аның уникальлеге — әнисенең корсагын һәм яралгының йөрәген кисмичә генә, без УЗИ белән тикшереп торып, әнисенең корсагы, аналыгы аша тишек ясап, баланың йөрәгенә керәбез», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100