Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бер кешедә дә коронавирус очрагы теркәлмәгән шәһәр бар

Иркутск өлкәсендәге тагын ике урында авыручылар күп теркәлмәгән.

news_top_970_100
Россиядә бер кешедә дә коронавирус очрагы теркәлмәгән шәһәр бар
Рамил Гали

Иркутск өлкәсендәге Саянск шәһәрендә коронавирус аркасында чикләү чаралары кертмәгәннәр. Шәһәр мэры Олег Боровский сүзләренчә, авыручылар булмагач, чикләү кертү дә кирәкми. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Шәһәрдә чәчтарашханәләр, балалар бакчалары, хәтта сәүдә үзәкләре дә эшли. Мәктәпләрне ачмаганнар — аларда дистанцион укыту белән кызыксыну зур икән. Ресторан белән клубларны «пандемия вакытында болай эшләү яхшы түгел» дип ачмыйлар.

Боровский сүзләренчә, бу вакыт эчендә шәһәрдә коронавирусның бер очрагы да теркәлмәгән. «Бездә коронавируска караганда грипп белән күбрәк авырыйлар. Саянскида хастаханәдән тыш пневмониянең ун очрагы теркәлде. Хәзер шуның аркасында карантин кертимме?» — ди ул.

Иркутск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-табибы Ирина Лисянская бу факт турында аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, бу феноменның фәнни аңлатмасы юк. 

Табиб-эпидемиолог, Эпидемиология һәм микробиология медицина академиясе кафедрасы хезмәткәре Юрий Лысанов ике версия әйтә. Беренчесе — коронавируска тестларны начар эшләү. Ләкин кешеләр симптомсыз гына күпләп авырса да, бу барыбер беленер иде. Икенче версия — Саянскида гыйнварда һәм февральдә ОРВИ белән авыручылар бик күп булган. Шул вакытта Кытайдан килгән коронавирус булуы ихтимал.

Бу хәл бөтен Себергә дә карый. Себердә инде авырып терелгәннәрдер, шуңа күрә хәзер авыру күрсәткечләре түбәндер. «Кечкенә Саянск инде авырып терелгән һәм яз көне үк коллектив иммунитет барлыкка килгән булуы ихтимал», — ди галим.

Лысанов аномаль мисал сыйфатында Иркутск өлкәсендәге тагын ике урынны әйткән. Бу — авыру бик күп булыр дип көтелгән Шелехов шәһәре, анда алюминий заводы бар. Һәм Черемховский районы. Ләкин авыру күрсәткече артмаган, алар минималь санда.

Вирусолог бу феноменны аерым өйрәнергә кирәк дип саный.

27 майга Иркутск өлкәсендә коронавирус таралу картасы:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100