Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бер ир-ат, дөрес диагноз куймаган өчен, хастаханәне суд аша җәзага тартуга ирешкән

Россиядә бер ир-ат, дөрес диагноз куймаган өчен, хастаханәне суд аша җәзага тартуга ирешкән

news_top_970_100
Россиядә бер ир-ат, дөрес диагноз куймаган өчен, хастаханәне суд аша җәзага тартуга ирешкән
Пенза өлкәсе онкологик диспансеры табиблары бер ир-атка ялгышып"дүртенче стадия яман шеш" диагнозы куйган. Октябрьск шәһәре район суды карары белән, хәзер хастаханә ир-атка килгән мораль зыянны каплау өчен 90 мең сум түләргә тиеш була. Бу хакта суд сайтында хәбәр ителә.

2015 елда ир-ат, сөякләре авыртып, табибларга мөрәҗәгать итә. Аңа дүртенче стадия яман шеш диагнозы куялар һәм бер ай гомере калганын әйтәләр. Шул вакыттан соң ир-ат ике елдан артык яшәгән һәм ике елга беренче төркем инвалидлык алган.

Яңадан анализлар биргәннән соң, ир-атка икенче стадия диффуз остеопороз дигән диагноз куялар. Табиблар авыруны вакытында ачыкламаганга, пациент квалификацияле ярдәм ала алмаган, нәтиҗәдә аның умыртка сөяге сынган һәм ул авыррак инвалидлыкка чыккан. Пациентның хатыны иренә псориаздан дарулар билгеләнгән булуы турында да сөйләгән, ә андый даруларны остеопороз вакытында эчәргә ярамый икән.

Онкология хастаханәсе вәкиле табиб хатасы ачыкланмавын әйткән. 2015 елда куелган диагноз ир-атта остеопороз да булуын искәртми, дигән ул. Ир-ат яшәү урыны буенча дәваланырга тиеш булган, дип тә өстәгән. Яшәү урынындагы поликлиника күрсәтмәләре буенча, ир-атта остеопороз 2011 елда ук ачыкланган булган, тик ул аны дәваламый йөргән.

Диагнозның ялгыш куелмавы аркасында пациентның зыян күрүе сирәк очрый торган күренеш түгел. Быел апрельдә Саратовта яшәүче хатын-кызга сөт бизе яман шеше дигән диагноз куелган, аның уң як бизен кисеп ташлаганнар. Әмма соңыннан диагнозның дөрес булмавы ачыкланган. Табибларга карата Җинаять кодексының 1 бүлеге 238 маддәсе нигезендә "Гомер яки сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенда җинаять эше кузгатылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100