Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бензин бәясе төшәрме?

Эксперт бензин бәясе күпмегә арзанаячагын фаразлады.

news_top_970_100
Россиядә бензин бәясе төшәрме?
pixabay.com/ru

Россиядә бензин бәясе төшүе озакка бармас. Аның бер литры өчен бәясе 3-4 сумга арзанаячак. Ә аннары барысы да үз урынына кайтачак. Бу хакта РИА Новостига «Опора России» Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Павел Сигал сөйләде.

Россиядә ягулыкка биржа бәяләре февральнең соңгы көнендә аска тәгәрәде. Россиянең кайбер регионнарында АЗСларда бәяләр әкренләп төшә башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу Түбән Новгород, Иркутск, Приморье крайларында һәм Сыктывкар, Салехард шәһәрләрендә күзәтелә инде.

Павел Сигал сүзләренчә, бензинның арзанаюы халыкара аренадагы вакыйгалар белән бәйле.

Бензинга бәяләр төшүгә бәйле килеп туган хәлгә бәйле, Сигал болай диде: «Бәяләр төшү массакүләм яки озак сроклы булыр дип әйтмим. Бары тик 3-4 сумга арзанаячак. Һәм күпмедер вакыттан соң бәяләр янәдән үсәчәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100