Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк". Татарстан китап нәшриятының китапларын кайлардан алырга була?

Татарстан китап нәшриятының китаплары Россиядә популярлык казанган биш Интернет-кибетендә сатуга чыкты. Татар китапларын кайлардан сатып алып була икәне хакында нәшриятның директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ"га сөйләде.

news_top_970_100
"Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк". Татарстан китап нәшриятының китапларын кайлардан алырга була?

Татарстан китап нәшрияты китапларын сатып алырга мөмкин булган үзәкләр

“Иң популяр электрон китапханә булып “ЛитРес” сайты санала. Анда 832 меңнән артык китап һәм аудиокитап тупланган. Без ул сайтка 2018 елның апрелендә урнаштык. Бүген анда Татарстан китап нәшриятының 75 китабы сатыла. Шулай ук, Интернетта китап алу, китап уку буенча беренче бишлеккә “Лабиринт” Интернет-кибете, OZON.ru, “Библио-Глобус” һәм My-shop.ru керә. Сату мәйданының бишесендә дә безнең китаплар бар”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

“Татарстан буенча китап кибетләрендә үз киштәләребез барлыкка килде. Якын партнерыбыз – “Любимый Книжный” кибетләр челтәре, безнең китаплар “Дом книги”, “Книга +” челтәрләрендә дә сатыла. Әйтик, алар Урыссуда, Түбән Камада, Әлмәттә, Зәй, Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндә бар. Безнең китапларны Питрәчтәге “Меридиан” сәүдә үзәгендә дә алырга мөмкин. Шулай ук ял көннәрендә Казанның "Агропромпарк” сәүдә үзәгендә дә китапларыбыз сатыла”, – дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.

Россиядәге беренче “велоbook” Татарстан китап нәшриятныкы!

“Книгорикша” проекты идеясе күптән йөри иде. Ниһаять, июнь аеннан башлап Казан урамнары буйлап гадәти булмаган китап сатучы йөри башлады. “Книгорикша”, ягъни “китап арбасы” проектын без Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башлап җибәрдек. Аның башлангычы Лядской бакчасында булды. Велосатучы киштәсендә төрле китапларны күрергә мөмкин. Шулай итеп, безнең "велоbook", ягъни “велокитап” барлыкка килде.

“Россиядә рикша, ягъни арба белән эшләү күптән таралган ысул. Сочида, мәсәлән, велосипедларда туристлар өчен азык-төлек һәм эчемлекләр сатып йөриләр. Нигә әле бу ысулны китап сату өлкәсендә дә файдаланып карамаска, дип уйландык. Күптән түгел без Кызыл мәйданда китап ярминкәсендә булып кайттык. Оештыручылар кайсы төбәкләрдә нинди проектлар булуы белән кызыксынды. Без "велобук" турында, ягъни парк һәм скверларда китап сату проекты турында сөйләдек. Барысы да гаҗәпкә калды – Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк”.

Тatkniga.ru – китап укырга яратучыларга бүләк

“Тatkniga.ru сайты тулысынча нәшрият хисабына булдырылды. Бүгенге көндә сайтның китапханә бүлегендә булган меңнән артык китапны ирекле кулланырга, ягъни бушлай укырга мөмкин. Интернет-кибетне дә исәпкә алганда, сайтта барлыгы ике меңгә якын китап тупланган. Сайтыбыз һәрвакыт үсештә, эзләнәбез, яңартып торабыз. Иң элек китапханә әзерләнде. Аннары “интернет-кибет” бүлеге өстәлде. Сайтта хәрәкәт бар, китап алучылар да, укучылар да шактый – 50 мең уникаль керүче. Киләчәктә китап сату эшен тагын да камилләштерергә җыенабыз: телефон өчен махсус кушымта эшләп, китапларны интернетсыз урыннарда да укырлык итәргә телибез. Сайтта аудиокитаплар урнаштыру теләгебез дә бар ”, – диде Илдар Сәгъдәтшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100