news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә һава торышы үзгәрде — быел бәрәңгене кайчан утыртырга?

Быел бәрәңгене май бәйрәмнәрендә утыртырга ярый, диләр.

news_top
Россиядә һава торышы үзгәрде — быел бәрәңгене кайчан утыртырга?
https://pixabay.com

Моңа кадәр Россиянең Европа өлешендә бәрәңгене май башында ук утырту нәтиҗәле түгел иде. Хәзер исә климат үзгәрү сәбәпле, бәрәңгене майда утыртырга ярый. Бу турыда Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.

«Хәзер майның беренче декадасында бакча эшләре белән шөгыльләнү (бәрәңге утырту) максатка ярашлы», — ди Вильфанд.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр бу бик үк нәтиҗәле түгел иде. Чөнки бу вакытта туфрак җитәрлек җылынмаган була. Ләкин Россиянең Европа өлешендә климат үзгәрү сәбәпле, бакча культураларын май бәйрәмнәрендә үк утырту актуальләште, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар