Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә алты елдан соң чүп ташлау урыннары калмаячак

Россиянең кайбер субъектлары бу проблема белән алданрак та очрашачак.

news_top_970_100
Россиядә алты елдан соң чүп ташлау урыннары калмаячак
"Татар-информ" архивы

Россиядә көнкүреш калдыклары күләме коточкыч дәрәҗәдә арта бара, алты елдан соң көнкүреш калдыкларын күмү урыннары бөтенләй диярлек калмаска мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Хисап палатасы «Экология» милли проектына мониторинг ясау барышында нәтиҗә чыгарган. Бу хакта «РИА Новости» сайты хәбәр итә.

«Көнкүреш калдыклары күләме шундый зур темпта үсә, якынча алты ел эчендә чүпләрне урнаштыру полигонннары калмаска да мөмкин. Кайбер субъектлар бу бу проблема белән алданрак та очрашачак», — дип билгели белгечләр. Аеруча Камчатка, Приморье, Алтай өлкәләре, Чукотка Автономияле округы, Мордовия, Ленинград республикалары, Мәскәү өлкәсендә булган барлык полигоннар саны тагын да тизрәк бетәчәк.

Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү реформасын гамәлгә кертү буенча да фикерләр булган. Бу реформаны Россиядә гамәлгә кертүне бер ел элек үк карый башлаганнар иде һәм ул чакта бу чаралар гына җитәрлек түгел дигән нәтиҗәгә киленде. Башлыча «Каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүнең комплекслы системасы» федераль проекты калдыкларны аерым җыю һәм кабат эшкәртү өчен тиешле стимулны үз эченә алмый.

«Күп тапкырлар кулланыла ала торган чимал, төрү әйберләрен популярлаштырмый һәм кулланылышка кертми торып, авыр эшкәртелә торган беркулланылыштагы чимал, капларны куллануны киметеп булмаячак. Бу каты көнкүреш калдыкларын тиешенчә эшкәртү буенча максатка ирешүне тоткарлаячак.

Шулай да, Россиядә экология өчен вак чүпләр түгел, ә файдалы казылмаларны табу барышында барлыкка килгән эре калдыклар иң төп проблемаларның берсе булып тора. Хисап палатасы да, нәкъ менә чимал табу һәм эшкәртү нәтиҗәсендә килеп чыккан дүрт миллиард тонна калдыкларның экологиягә куркыныч тудыруын искәртә. Шуларның 55-60 миллион тоннасы каты көнкүреш калдыклары булуын ассызыклый.

«Калдыклар күләме артканнан-арта бара, алар икенче кулланылыштан бөтенләй төшеп калган һәм полигоннар һәм чүплекләрдә тупланып ята. Шуның нәтиҗәсендә уңыш бирә торган авыл-хуҗалыгы җирләре зыян күрә. Унбиш меңгә якын махсус рөхсәт ителгән калдыкларны саклый торган урыннарның мәйданы якынча дурт миллионнан артып китә. Алай гына да түгел, алар ел саен 300-400 мең гектарга арта бара”, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100