news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә 732 сукыр һәм саңгырау бала теркәлгән

Россиядә 732 сукыр һәм саңгырау бала теркәлгән

news_top
Россиядә 732 сукыр һәм саңгырау бала теркәлгән
Хәзерге вакытта Россиядә 732 сукыр яисә саңгырау бала теркәлгән. Бу хакта мондый балаларны социальләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлдә Россиядә балалар хокуклары буенча вәкаләтлесе Анна Кузнецова хәбәр иткән, дип яза РАПСИ.

Ул мондый балаларга социальләшү кыен булуын әйткән. Әлеге балалар белән эшләү өчен белгечләр җитми, вузларда махсуслашкан юнәлешләр юк, белем бирү процессын оештырганда кыенлыклар туа, дип сөйләгән ул. Сукыр иясә саңгырау булу сәламәтлек бозылуның аерым бер төре буларак та теркәлмәгәнен әйткән.

Мондый балалар өчен аерым инфраструктура үсеше дә артта калган, дип белдергәннәр чарада катнашучылар. Шуңа специальләшкән күпфункцияле тирәлекләр кирәклеген әйткәннәр.

Барлыгы Россиядә 12 мең тирәсе сукыр, саңгырау, начар күрүче һәм начар ишетүче кеше яши. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар