news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә 500 аюны атып үтерергә мөмкиннәр

Россиядә 500 аюны атып үтерергә мөмкиннәр

news_top
Россиядә 500 аюны атып үтерергә мөмкиннәр
Камчатка краенда җирле хакимият һәм җәмәгатьчелек Кроноцк тыюлыгы администрациясеннән 500гә якын аюны атып үтерүләрен таләп итәләр. Аюлардан безгә куркыныч яный, ди алар. Бу хакта ТАСС яза.

Белгечләр исә Курил күле тирәсендә яшәүче аюларның кеше өчен куркыныч булмавын белдерә. "Монда балык күп, хайван кеше эзләп йөрмәячәк", дия алар.

Җәмәгатьчелек исә Урман хуҗалыгы агентлыгы нормативларына таянып таләп куя. Нормативлар буенча, тыюлыкта аюларның максималь саны нормадан ике тапкырга артык икән.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Тыва Республикасында ир кешегә аю ташланган иде. Ир-ат аюның телен тешли алган, шул рәвешле исән калган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар