Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия җырчысы Алсу әтисен 70 яшьлек юбилее белән котлаган: «Әти – минем горурлыгым»

news_top_970_100
Россия җырчысы Алсу әтисен 70 яшьлек юбилее белән котлаган: «Әти – минем горурлыгым»
Фото: социаль челтәрдән

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, җырчы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә әтисе Ралиф Рафилович Сафинны 70 яшьлек юбилее белән котлаган һәм «Дочь отца» клибын куйган. Анда бәләкәй Алсу «дождик» тегелгән ак күлмәк кигән, нәни куллары белән фортепианода уйный, аннары туй күлмәгеннән әтисе белән бии һ.б.

«Әти – минем горурлыгым, минем кумирым, эшчән, кыю, юмарт һәм кешелекле булуы белән мине сокландыра һәм илһамландыра. Минем – бәхетле кыз һәм Аллаһка бу тормыш өчен рәхмәтлемен.

Әтиемә кебек барлык ата-аналарга ныклы сәламәтлек һә озын гомер телим», – дип язган ул.

Алсуның язылучылары Ралиф Рафиловичны юбилее белән котлауга кушылган һәм изге теләкләрен язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100