Россия Хөкүмәте 2036 елга кадәр биоикътисадны үстерү стратегиясен раслады. Документ биотехнологияләрне үстерүгә һәм илдә эшләнгән фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертүне тизләтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп бурычлар арасында биотехнологияләр кулланып җитештерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, биологик ресурслар һәм тере микроорганизмнар нигезендә продукция җитештерүче предприятиеләрне үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук фәнни инфраструктураны киңәйтү бар. Технопарклар, конструкторлык бюролары һәм сынау мәйданчыклары челтәрен үстерү күздә тотыла.
Фундаменталь тикшеренүләрне тизләтү өчен исәпләү технологияләре һәм ясалма интеллект куллану планлаштырыла. Тагын бер юнәлеш – квалификацияле кадрлар: галимнәр, биоинженерлар, технологлар һәм химиклар әзерләү.
Биотехнологияләр агросәнәгать комплексында, сәламәтлек саклау, ветеринария, энергетика, торак-коммуналь хуҗалык һәм экология өлкәләрендә кулланылачак. Яңа материаллар, ягулык төрләре, ашламалар һәм азык өстәмәләре, дарулар һәм медицина эшләнмәләре җитештерү күздә тотыла.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуровка стратегияне гамәлгә ашыру чаралары планын әзерләүне шәхси контролендә тотарга кушты.
Россиядә 2026 елдан 2030 елга кадәр исәпләнгән «Биоикътисадны технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлдә.