news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия хәрби көчләре бүген төнлә 107 Украина дронын юк иткәннәр

Кайсы регионнарга дроннар җибәрелгән.

news_top

Россия ПВО чаралары пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Россия территориясе өстендә 107 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр итте РФ Оборона министрлыгы.

«3 апрельдә Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтән 4 апрельдә Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатькә кадәр ПВО дежур чаралары белән Украинаның самолет тибындагы 107 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде: 34 – Курск өлкәсе территориясендә, 30 – Орлов өлкәсе территориясендә, 18 – Липецк өлкәсе территориясендә, 7 – Калуга өлкәсе территориясендә, 4 – Ростов өлкәсе территориясендә, 4 – Азов диңгезе акваториясендә, Тамбов өлкәсе һәм Мәскәү төбәге территорияләре өстендә – 3әр, Брянск өлкәсе территориясендә 2, Воронеж һәм Тула өлкәләре территориясендә 1әр очкыч», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар