«Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе»ндә беренче том татар әдәбиятына багышлана
«Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясенең беренче томы татар әдәбияты буенча була. Ул Муса Җәлил әсәрләренә нигезләнә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты директоры Вадим Полонский хәбәр итте, дип яза Бцтендцня татар конгрессы.
Аның сүзләренчә, хәзер Казан һәм Владикавказ белгечләре белән берлектә беренче ике томны эшлиләр. Татар әдәбияты томы Муса Җәлил, ә осетин әдәбияты томы Коста Хетагуров иҗатына нигезләнеп эшләнә. Текстлар бастырып чыгаруга инде әзерләнгән. 2026 ел ахырына кадәр фәнни эшне төгәлләү планлаштырыла, аннан соң редакцияләү һәм корректорлык эшләре башлана. Томнарны бастыру һәм тарату 2027 елда башкарылыр дип көтелә.
Сериядә барлыгы 20 том чыгару планлаштырыла. Аларның 6сы Идел буе, Урал алды һәм Урал халыклары әдәбиятына, 7се Төньяк Кавказга, 6сы Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгышка багышланачак. Илнең Төньяк-Көнбатыш халыклары әдәбиятына аерым том биреләчәк, диелә хәбәрдә.