Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала ясый аласызмы? – Россия халкының нәсел калдыру сәләтен массакүләм тикшерә башлыйлар

news_top_970_100
Бала ясый аласызмы? – Россия халкының нәсел калдыру сәләтен массакүләм тикшерә башлыйлар
Фото: Илнар Төхбәтов / "Татар-информ" архивы

Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация уздыру өчен яңартылган киңәшләр бастырып чыгарды. Аерым алганда, хәзер 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларны һәм хатын-кызларны фертильлек сәләтенә тикшерә башлаячаклар. Бу – халыкның репродуктив сәламәтлегенә бәя бирү өчен кирәк. Соңгы айларда бу мәсьәлә хакимиятне бик борчый, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

  • Фертильлек (фертильность) – җенси яктан өлгергән организмның яшәргә сәләтле нәсел калдыру сәләте.

Авторлар фикеренчә, барлык гражданнарны, сәламәтлекләренә туры китереп, хроник авырулары яки аларның барлыкка килү куркынычы факторларына карап, 3 төркемгә бүләчәкләр. Моннан тыш, нәтиҗәләре начар булган кешеләр белән нәрсә эшләргә икәнен дә әйтелгән.

Репродуктив сәламәтлекне белгечләр тикшерәчәк. Хатын-кызларны гинекология бүлмәләрендә яки хатын-кыз консультацияләрендә караячаклар. Ир-атларны урологлар, алар булмаган очракта, хирург табиблар тикшерәчәк. Белешмәләр анкетасына бәя бирәчәкләр, пациентларны зарларын һәм клиник анамнез мәгълүматларын караячаклар.

Нинди төркемнәр була ала?

Репродуктив сәламәтлек бәяләмәсе буенча, кеше өч төркемнең берсенә эләгә. Бернинди хроник авырулары һәм аларның барлыкка килү куркынычы булмаган кешеләр беренче төркемгә керә.

Икенче төркемгә бернинди авырулары да табылмаган, әмма аларның барлыкка килү куркынычы булган пациентлар керә. Мәсәлән, начар гадәтләре (тәмәке тарту, алкоголь эчү) булган кешеләр.

Ә өченче төркемдә сәламәтлеге белән проблемалары булган, медицина ярдәме һәм күзәтү таләп ителгән кешеләр керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100