Россия кешеләре үзләренә кредит бирүне тыя алачак. Моны «Госуслуги» аркылы эшләп була, дип яза РИА Новости.
Моның өчен:
– «Госуслуги» порталында теркәлергә кирәк.
– Хезмәтләр исемлегендә «Установление запрета на выдачу кредита» бүлеген табыгыз.
– Анкета тутырыгыз (үзегез турында мәгълүмат, ФИО, туган көн, паспорт мәгълүматлары һәм яшәү урыны).
– Тыюны теркәү өчен гариза җибәрегез.
– Тыюны теркәүләре турында банклардан хәбәр көтегез.
Тыюны транспорт һәм ипотека кредитларына, дәүләт ярдәме кысаларындагы белем бирү кредитларына куеп булмый.
Кредитларга үз-үзеңә тыю билгеләүнең плюслары һәм минуслары:
Плюслары – үз-үзеңә тыю билгеләү, мошенниклардан сакланырга ярдәм итә. Шулай ук уйланмаган сатып алулардан да коткарырга мөмкин. Кредитлар берничә минут эчендә онлайн гына бирелә, ә тыюны бетерү өчен банкка барып йөрисе булса, кире уйлау шансы бар.
Минусы да бар: әгәр кредит алырга җыенасыз икән, банк бүлекчәсенә барырга туры киләчәк.