Россия гражданнары виза рәсмиләштермичә генә 86 илгә керә ала, тагын 38 дәүләткә керү режимы гадиләштерелгән. Бу хакта аналитик компания мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.
«Россиялеләр дөньяның 86 иленә виза рәсмиләштермичә бара ала. Алар арасында: Бразилия, Вьетнам, Кытай, Мальдив утраулары, Марокко, Сербия, Таиланд, Төркия, Көньяк Африка Республикасы һ.б. Тагын 38 илгә россиялеләр гадиләштерелгән системас буенча керә ала. Алар арасында: Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Камбоджа, Кения, Мексика, Танзания, Көньяк Корея һәм башкалар», – дип хәбәр итә аналитиклар.
Якын чит илләрдән Абхазия, Көньяк Осетия, Казахстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Белоруссия, Грузия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанга визасыз барып була. Якын Көнчыгышта Катар, Иордания, Ливан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Палестинага барып була, ә 2026 елның 11 маеннан бу исемлеккә Согуд Гарәбстаны да өстәлә.
Азиядә визасыз режим, аерым алганда, Монголия, Лаос, Малайзия, Бруней, Мьянма һәм Филиппиннар белән гамәлдә. Шри-Ланкага бару өчен электрон рөхсәт кирәк булачак. Африкада Ангола, Ботсвана, Гамбия, Зимбабве, Маврикий, Намибия, Тунис, Сейшел һәм башка илләр кебек юнәлешләр ачык.
Америка континентында россиялеләр визасыз Аргентина, Боливия, Венесуэла, Доминикана, Колумбия, Куба, Перу, Чили һәм Ямайка, шулай ук кайбер утрау дәүләтләренә бара ала. Европада – Босния һәм Герцеговина, Черногория.
Гадиләштерелгән керү схемасы, инде аталган илләрдән тыш, Израиль, Бангладеш, Албания, Алжир, Бахрейн, Кувейт, Гыйрак, Иран (туроператорлар аша) һәм Пакистан, шулай ук Африка һәм Азиянең кайбер дәүләтләрендә гамәлдә.
Визасыз керү өчен чит ил паспорты да җитә, ул сәяхәт тәмамланганнан соң, кимендә алты ай гамәлдә булырга тиеш. Шулай ук илдә булуның рөхсәт ителгән вакытын үтәргә кирәк. Кайвакыт кире кайтыр өчен алынган билетны, кунакханә бронен яки финанслар булуны раслауны сорарга мөмкиннәр. Электрон виза алдан ук онлайн ясала, иң мөһиме аны раслауларын көтәргә кирәк. Ә илгә килгәч теркәлә торган визаны аэропортта яки чик буе пунктында рәсмиләштерәләр.